«Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Азнакай прокуратурасы хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәренең 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 10 нчы сыйныф укучылары белән берлектә мәктәп тирәсендәге 80 каен үсентесе утырттылар.
Утырту алдыннан Азнакай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Эдуард Чикуров балаларга агачларны ничек дөрес утыртырга һәм аларны ничек дөрес карарга кирәклеге турында сөйләде.
Балалар акциядә катнашуга зур җаваплылык белән килделәр, алар планетаны яшелләндерүнең мөһим эш икәнен аңлыйлар. Агач утырту – иң яхшы хәтер. Буыннар алмашыначак, ә бүгенге укучылар утырткан агачлар үсүен дәвам итәчәк һәм яшел киемнәре белән сөендерәчәк.