Рослесхоз УК ФДМС агач материалын исәпкә алучы ярдәмче система эше буенча киңәшләр эшләгән

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

18 ноябрьдән башлап урманнардан файдаланучылар өчен УК ФДМС ЛесЕГАИС  алынган  мәгълүматларны тикшерү мөмкинлеге ачылачак

УК ФДМС ЛесЕГАИС системасында белешмәләрне автомат рәвештә миграцияләү эше төгәлләнә. Урманнардан файдаланучылар 18 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр системага күчерелгән мәгълүматны тикшерә алачак.

«Урманнардан файдаланучыларның мәгълүматларын тикшерүдән тыш, системада автомат рәвештә күчерелмәгән мәгълүматларны кертү мөмкинлеге дә ачылачак. Без урманнардан файдаланучыларга мәгълүматларны күчерү кагыйдәләре белән җентекләбрәк танышырга мөмкинлек бирәчәк аңлатмалар эшләдек. Алар  "Урманнан файдаланучының шәхси кабинеты бүлегендә урын алган" - "УК ФДМС агач материалын исәпкә алучы ярдәмче системасы методик киңәшләре". Шунысын да билгеләп үтәм, файдалану мөмкинлеген алу өчен системаның шәхси кабинетында оешма исеменнән авторлашырга һәм тиешле бүлеккә күчәргә кирәк", -  ди Рослесхозның Мәгълүмат системалары һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе башлыгы Пётр Микка.

Системаны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне әлеге электрон почтага җибәрергә мөмкин: dev_fgislk@rosleshoz.gov.ru.
 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International