Узган атнада республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 621 мәртәбә патрульлек үткәргән

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 621 патрульлек үткәрелгән һәм урман законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланган, шул исәптән Мамадыш урманчылыгы урман фонды территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисүнең 1 факты теркәлгән. Урман фондына китерелгән гомуми зыян күләме 1,1 мең сум күләмендә бәяләнә.

2024 ел башыннан урман фонды җирләрендә барлыгы 31,6 мең патрульлек башкарылган, административ хокук бозулар турында 125 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урманнардан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәү. Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары 2,9 меңнән артык контроль (күзәтчелек) һәм профилактик чаралар уздырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International