ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләрне эшкә чакыра

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында берничә вакансия һәм тәкъдимнәр бар. Әйтик, хәзерге вакытта урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлегенә; дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенә; мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенә; урман фондын саклау һәм яклау секторына; мәгълүмат технологияләрен үстерү секторына белгечләр (әйдәүче консультантлар) таләп ителә.

«Барлык теләге булган кешеләрне үзебезнең бердәм командага кушылырга чакырабыз, - ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире Эльвира Зыятдинова. – Аның бер өлеше булып, сез кыйммәтле тәҗрибә, практик күнекмәләр алачаксыз, үз потенциалыгызны үстерә һәм тормышка ашыра алачаксыз».

Эшкә урнашу, дәүләт граждан хезмәтенә керү шартлары һәм тәртибе турында тулырак итеп 8 (843) 221-37-23, 8 (843) 221-37-24 телефоннары аша яисә Ziyatdinova.Elvira@tatar.ru электрон адресына язып белешә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International