Лаеш урманчылыгы хезмәткәрләре «Рябинка» мәктәп яны лагере укучылары белән очрашты. «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче урынбасары Фәнил Фазлыев урман хуҗалыгы тарихы, урманчы һөнәренең әһәмияте турында сөйләде. Укучылар белән әңгәмәдә туган якның урман байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт, урман тереклеген саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм урманда үз-үзеңне тоту темасына зур игътибар бирелде.