Татарстан Республикасы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» макулатура җыю Бөтенроссия акциясендә актив катнаша. Бер айдан артык вакыт эчендә халык эшкәртүгә 75,5 тонна кәгазь һәм картон җибәрә алган! Чималның шактый өлешен республиканың уку йортлары ярдәмендә җыеп булган.
Искәртеп үтик, «БумБатл» акциясе 23 сентябрьдә старт алды һәм 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Теләге булган һәркемнең акциягә кушылу мөмкинлеге бар. Катнашу өчен мөмкин кадәр күбрәк макулатура җыярга һәм https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк.
Социаль челтәрләрдә #бумбатл #экосистема #нацпроектэкология хештеглары белән фото куярга онытмагыз. Макулатура җыябыз, агачларны коткарабыз һәм Татарстанны чистартабыз!
«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» макулатура җыю Бөтенроссия акциясе инде бишенче ел рәттән уза. «БумБатла» уздырылган вакыт эчендә анда 5,9 миллионнан артык кеше катнашып, 161 мең тоннадан артык макулатура җыйган.