«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Кама урманчылыгының Баграж һәм Ворошилово кишәрлеге урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләге саны исәпкә алынды.
«Парсыз ефәк күбәләгенең йомырка салу санын исәпкә алу модель агачлар методы белән башкарылды, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Белгечләр агач кәүсәләрендәге, урман түшәмәсендәге һәм үсентеләрдәге йомыркаларны, шулай ук 1 агачка туры килә торган уртача күләмдә йомырка күләмен исәпләделәр».
«Тикшерү нәтиҗәләре буенча киләсе елда утыртмаларның санитария һәм урман патологиясе торышының начараю куркынычы булмавы ачыкланды», – дип өстәде ул.