Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 15 ноябрьгә кадәр озайтылды. Исегезгә төшерик, аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.
Конкурс 3 номинация буенча үткәрелә:
– «Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм табигатьне саклау технологияләрен эшләү»;
- «Экологик иминлек»;
- «Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру».
Гаризаларны һәм эшләрне электрон адреска җибәрергә мөмкин: Eco.pros@tatar.ru.
Тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2356975.htm.