Экология белеме буенча «Яшел Зачет» Бөтенроссия конкурсы старт ала

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Экология белеме буенча «Яшел Зачет» Бөтенроссия конкурсы старт ала.

«Компас» экологик инициативаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фондыннан ел саен үткәрелә торган «Яшел Зачет» экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү Бөтенроссия конкурсының төп максатлары – экологик тематиканы популярлаштыру һәм яшь буында әйләнә-тирә мохиткә һәм «яшел» һөнәрләргә кызыксыну дәрәҗәсен үстерү.

Үз белемнәрен тикшерергә 8-11 сыйныф укучылары һәм урта һәм югары уку йортларының 1-2 курс студентлары чакырыла.

Сайлап алу өчен онлайн-тест 18 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр барачак. Ул химия, биология һәм география кебек гомуми белем бирү предметларына туры килә торган 30 сорауны үз эченә алачак.

Тест үткәрүдә иң күп балл җыйган катнашучылар киләсе этапка күчәчәк, анда аларны илнең әйдәп баручы вузлары һәм компанияләре әзерләгән олимпиада биремнәре көтәчәк. Ул 2025 елның февраленә планлаштырылган.

Нәтиҗәләр 2025 елның мартында ясалачак. Конкурсны уңышлы узу илнең профильле югары уку йортларына кергәндә БДИга өстәмә баллар (1 дән 10 га кадәр) алу мөмкинлеген бирә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга һәм катнашуга теркәлергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International