Татарстанда 927,2 гектар мәйданда урманнарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре белешмәләре буенча, быелның 7 ноябренә санитар-савыктыру чаралары 927,2 гектар мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 815 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынган.

Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санитар-савыктыру чараларын уздыру «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International