Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында башкарылган урман культуралары эшләренә йомгаклар ясалды

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында башкарылган урман культуралары эшләренә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Киңәшмә барышында көзге чорда башкарылган урман культуралары эшләре, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе йомгаклары, шулай ук «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре каралды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда көзге урман культуралары сезоны кысаларында 1,4 мең га мәйданда туфрак әзерләү эшләре башкарылган. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе йомгаклары буенча 600 гектар мәйданда 2 млн. утырту материалы утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International