Журналистлар һәм блогерлар арасында «ЛЕС-ПРЕСС» II Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.
Катнашу өчен федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Россиянең урман хуҗалыгы, табигатькә һәм урман ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләүче блогерлар чакырыла. Катнашуга гаризалар 2024 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә.
Конкурс эшләрен бер яки берничә номинациядә тапшырырга мөмкин:
– «Телевидение» – ММЧда видеоматериал;
– «Радио» – ММЧда аудиоматериал;
– «Беренче полоса» – ММЧда текстлы материал;
– «Интервью» – ММЧда интервью;
– «ЭкоБлог» – социаль челтәрләрдә (Telegram, Vkontakte, Одноклассники, RuTube) урнаштырылган автор материалы.
Барлык материаллар да Рослесхоз, аның департаментлары, Рослесхозның ведомство карамагындагы оешмалары яки төбәк урман ведомстволары эшчәнлеге белән бәйле булырга тиеш. Материаллар 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр бастырып чыгарылырга тиеш.
Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.