«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге инженер-урман патологлары социаль объектларда авария хәлендәге агачларны тикшерәләр. Бу атнада белгечләр Татарстан урман фонды җирләрендә урнашкан «Костер», «Акчарлак» балаларны савыктыру лагерьлары территорияләрендә һәм «Наратлык» ял базасында шундый эшләрне башкарганнар. Авария хәлендәге агачларны тикшерү һәм соңыннан җыештыру гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә яисә дәүләт милкенә, гражданнар һәм юридик затлар мөлкәтенә зыян килмәсен өчен кирәк.
«Агачның авариялелеге бөтен агачның егылуына китерергә сәләтле структур кимчелекләр булганда, атап әйткәндә, куышлар, черекләр, сынык тамырлар, куркыныч авышлык булганда билгеләнә, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Тикшерү нәтиҗәләре буенча авария хәлендәге 248 агач ачыкланды».
«Эшләр ел ахырына кадәр башкарылачак, – дип өстәде ул. – Бу процесс күп вакыт таләп итә, чөнки социаль объектта (сәламәтләндерү лагере, ял базасы яисә шифаханә) гына түгел, ә объектлардан читтәге территорияләрдә дә агачлар тикшерелергә тиеш».