ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коррупция торышы турында онлайн-сораштыру үткәрә

2024 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза: ведомствоның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә Министрлыкта коррупция торышы турында онлайн-сораштыру үткәрелә.

Теләге булган һәркем https://minleshoz.tatarstan.ru/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm сылтамасы буенча тәкъдим ителгән 7 сорауга җавап биреп, коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә Министрлык тарафыннан башкарыла торган эш дәрәҗәсен бәяли ала. Сезнең фикерегез Министрлыкта коррупция күренешләре барлыкка килүгә сәбәпче булган алшартларны һәм шартларны кисәтү һәм булдырмау өчен нәтиҗәле чараларны тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International