«ЭКОлидер-2024» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

«ЭКОлидер-2024» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

«ЭКОлидер» республика конкурсының максаты – әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген хуплау. Оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, белем бирү йортлары, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Конкурска материаллар 2024 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International