«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика акциясенең көзге этабына йомгак ясалды: республиканың урман фондыннан 0,5 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 9 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Акция йомгаклары буенча республиканың урман фондыннан 0,5 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды һәм чыгарылды, 2,5 мең кубометр коры-сары һәм ауган агачлар черетү өчен өемнәргә салынды. Акциягә 10 мең кеше кушылган.

Исегезгә төшерик, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International