Әлмәт урман хуҗалыгы белгечләре ликвид булмаган агач җыю эшләрен төгәлләделәр

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

«Әлмәт урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре ликвид булмаган агач җыю эшләрен төгәлләделәр. «Эшләр урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары чыгу куркынычын киметү максатларында башкарылды, –  дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Виталий Утнюхин. – Быел барысы 41,2 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынды».

«Хәзерге вакытта санитар-савыктыру чаралары үткәрелә. Дәүләт йөкләмәсе нигезендә мондый эшләр 20,2 гектар мәйданда планлаштырылган», – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International