«Педагогик лига: география укыту» педагогик һөнәри осталык илкүләм конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны «Дәүләт инициативаларына ярдәм агентлыгы» АКО һәм «Единыйурок.рф» федераль инновацион мәйданчыгы оештыра.
Конкурсның максаты – мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрендә Россия Федерациясе мәгариф оешмаларында географик белем бирүне оештыру өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру һәм үзебезнең мәгариф системасының иң алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү.
Конкурста мәктәпкәчә, гомуми, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогик хезмәткәрләр катнаша ала.
Конкурс ике этапта уза, алар барышында барлык катнашучыларга 20 теоретик һәм практик сорауга җавап бирергә кирәк. Беренче этапны уңышлы узганда катнашучы призер, ә икенче этапны – җиңүче һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының федераль инновацион мәйданчыгы эксперты була.
Чара дистанцион форматта уздырыла, бу аны Россиянең барлык субъектларыннан килгән мәгариф хезмәткәрләре өчен уңайлы итә.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://www.xn--d1abkefqip0a2f.xn--p1ai/index.php/events/pedagogicheskaya-liga.