Россиядә Песнәкләр көне билгеләп үтелә

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген, 12 ноябрьдә, Россия Федерациясендә «Песнәкләр көне» экологик бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырыла.

Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр «кышкы кунаклар» – Россия төбәкләрендә кышлауга калучы кошлар: песнәк, купшы чыпчыклар, карабүрекләр, күкшәләр, чечетлар, урман чыпчыклары белән очрашуга әзерләнә. Алар бу кошлар өчен азык, шул исәптән «песнәк ризыклары» да: тозсыз туңмай, кабак, көнбагыш орлыклары әзерли, җимлекләр ясап элә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International