Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика фестивале узды. Анда 2024 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, масштаблы экологик проектлар нәтиҗәләре күрсәтелде, шулай ук иң яхшы экоактивистларга бүләкләр бирелде.
Фестивальдә катнашучыларны сезонны уңышлы уздырулары белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков котлады. «Монда барысыннан да күбрәк эшләүчеләр җыелган. Сезнең сафларда хәзер 10486 кеше – бөтен бер армия, дөньяны яхшырак итәргә омтылучы игелекле кешеләр армиясе», – дип билгеләде ул.
Алдынгы экоактивистлар исәбенә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары да керде. Студентлар экологик хәрәкәтне үстерүгә керткән өлешләре һәм быел табигатьне саклау һәм экологик агарту чараларында актив катнашканнары өчен Татарстан Республикасы «Чиста булачак» РМОО Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы «Чиста булачак» РМОО эшчәнлеге «Экология» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә. Соңгы елларда хәрәкәт әгъзалары территорияләрне җыештыру, шәһәрләрне яшелләндерү һәм башка акцияләрне дә кертеп, 6,8 меңгә якын экологик чара уздырганнар. 3,6 меңнән артык экологик агарту чарасы гражданнарның әйләнә-тирә мохитне саклау турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Әлеге тырышлык нәтиҗәсендә хәрәкәт 265 меңнән артык кешенең игътибарын җәлеп иткән, ә активистларның үзләре саны 10 меңнән артып киткән.