«Географик диктант» халыкара агарту акциясе беренче тапкыр ике көн эчендә – 2024 елның 16 һәм 17 ноябрендә узачак. Акция ике форматта – көндезге һәм дистанцион форматта узачак.
Көндезге диктантны 16 яки 17 ноябрьдә язарга мөмкин (мәйданчыкны оештыручы ихтыярына карап), ә дистанцион рәвештә – 16 ноябрьдә җирле вакыт белән 12:00 сәгатьтә генә. 17 ноябрьдә 14:00, көндезге этап тәмамлану белән, диктантның экстра-варианты старт ала. Ул 1 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә тәмамланачак.
2024 елда беренче тапкыр биремнәрнең 90% өлеше агымдагы елның июнендә тәмамланган «Географик диктант өчен үз соравыңны яз» конкурсы кысаларында җибәрелгән сораулардан торачак. Конкурска рекордлы санда биремнәр – дөньяның 18 иленнән авторлардан 1269 башваткыч килгән.
Тәүге тапкыр «Географик диктант» акциясе 2015 елда узды. 2023 елда диктантны якынча 609 мең кеше язган. Барлыгы тугыз ел дәвамында акциядә 129 чит илдән 3,6 миллионнан артык кеше катнашкан.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://dictant.rgo.ru/.