Зеленодольск районының А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда «Песнәкләр көне» экологик бәйрәменә багышланган чара узды. Аның кысаларында «ЮНЭК» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кышлаучы кошларны каршы алу» темасына докладлар белән чыгыш ясадылар.
Чарада «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко катнашты.
Укучылар җимлекләрнең төрләре һәм аларны әзерләү технологияләре, шулай ук кошларны тукландыру кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Песнәкләр көне» экологик бәйрәме ел саен 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырыла.