Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын ретроспектив мәгълүматлар белән тулыландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны департамент башлыгы урынбасары Антон Трифонов үткәрде.
Утырыш эшендә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында урманчылыкларның чикләре турындагы белешмәләрне, урман декларацияләрен, урманнардан файдалану, саклау һәм яңадан торгызу турында хисапларны УК ФДМС системасына кертү, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм «Фотофиксация өчен мобиль кушымта» программа тәэминатын сынау мәсьәләләре каралды.
Искәртеп узабыз, урман комплексының ФДМС системасы электрон рәвештә дәүләт урман реестрын алып бару, дәүләт структураларын һәм җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затларны урманнарны куллану, саклау, яклау, яңадан торгызу, агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү, шулай ук агачның эзләнүчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып бару өчен кирәкле ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итү максатларында эшләнгән.