ЭКА хәрәкәте төрле өлкәләрдә һәм төрле оешмаларда экологик агарту белән шөгыльләнүчеләр өчен – педагогик хезмәткәрләр һәм дәүләт хезмәткәрләре, мәдәният учреждениеләре, бизнес-компанияләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен бушлай методик әсбаплар сериясен чыгарды. Кулланмалар шулай ук волонтерларга һәм экологик агарту белән нәтиҗәле шөгыльләнергә теләүчеләрнең киң даирәсенә файдалы булачак.
Барлыгы алты методик кулланма, шулай ук өзлексез экологик белем бирү һәм агарту методологиясе чыгарылган.
Аларны Ecowiki платформасында бушлай күчереп алырга мөмкин: https://ecowiki.ru/manuals/.
Проект Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый элемтәләр һәм яшьләр сәясәте комитеты ярдәмендә ЭКА хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.