Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре төгәлләнде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге мәгълүматлары буенча, 2024 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә чаралар 2,7 мең га мәйданда башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, мондый эшләрне үткәрү «Экология» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Белешмә өчен. Яшь үсентеләрне карау яктылык кертү һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чараларын үз эченә ала. Яктылык кертү – яшь үсентеләрнең токым һәм сыйфат составын һәм төп токымның үсеш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр. 5-10 еллык агачлар арасында, урман хасил итү токымына, утыртмаларның җитештерүчәнлегенә һәм урман үстерү зонасына карап үткәрелә.
Чистарту – агачларның куелыгын көйләү һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшыртуга, шулай ук агачларның 20 яшькә кадәрге чорыннан соң үткәрелә торган состав формалаштыруны дәвам итүгә юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр.