Тәтеш урманчылыгының урман фонды территориясендә 84,8 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган. Бу хакта «Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Рәис Хәлитов сөйләде.
«План 85% ка үтәлде, – дип хәбәр итте Рәис Хәлитов. – Шушы көннәрдә ликвид булмаган агач җыю эшләрен төгәлләдек. Тәтеш, Тархан һәм Урюм кишәрлекләре колачланды. Барлыгы 62,9 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынды».
Исегезгә төшерәбез, санитар-савыктыру чараларын уздыру «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.