Арча районының Лесхоз УББМ «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Кәрим Әхмәтханов «Урман – безнең төп мәнфәгать» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында призер булган. Ул «Урманны саклау һәм урман торгызу» конкурсы номинациясендә икенче урынны алган.
Исегезгә төшерәбез, «Урман – безнең төп мәнфәгать» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсы 2024 елда «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ тарафыннан 2 этапта үткәрелде: төбәк һәм федераль. 3 номинация каралган: «Урманны саклау һәм урман торгызу», «Урман матурлыгы» һәм «3000 елда урман». Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләрендә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге укучылар катнаша алды.
Котлыйбыз!