ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның тармак оешмалары белгечләре «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уза. Укулар «Иннополис университеты» югары һөнәри белем бирү оешмасы тарафыннан «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында оештырылган.
Курсларда пилотсыз очу аппаратларын куллану, аларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, очыш биремнәрен эшләү, урынны төшерүне оештыру һ.б. мәсьәләләр карала.
Әлеге курсларда 36 кеше квалификациясен күтәрер дип көтелә.
«Курслар 6 модульдән тора. Программа бай һәм кызыклы, – диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Бүгенге көндә пилотсыз очу аппаратлары төрле өлкәләрдә, шул исәптән авыл хуҗалыгында, геодезиядә, куркынычсызлыкта, логистикада кулланыла. Урман хуҗалыгында мондый аппаратлар урман фонды җирләрен мониторинглау, урман янгыннарын ачыклау һәм контрольдә тоту, урманнарда законсыз кисүләрне кисәтү һәм ачыклау бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә».
«Курслар тәмамланганнан соң белгечләрнең алган белемнәрен һәм күнекмәләрен пилотсыз авиация системалары белән эшләүдә нәтиҗәле куллана алачакларына ышанам. Бу безнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм урман хуҗалыгында бурычларны төгәлрәк һәм тизрәк үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип өстәде Айрат Әхмәров.