Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышлары узды. Ярышлар Казанның Бадминтон үзәгендә узды.
Ярышларда Илназ Хөсәенов, Артем Николаев, Эльвира Зыятдинова һәм Татьяна Барсуковадан торган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Министрлык белгечләре Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты командаларына каршы уйнады.
«Бадминтон – катнашучылардан физик әзерлек кенә түгел, тактик фикерләүне дә таләп итә торган мавыктыргыч спорт төре, – дип шәрехләде Артем Николаев. – Без үзебезнең команда белән мөмкин кадәр тырыштык һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдык. Бик яхшы уен өчен хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез».