ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Урман эталоны» сертификацияләү системасына эшчәнлекнең туры килүен тикшерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә узды, анда Министрлык һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенең «Урман эталоны» сертификация системасы стандартларына туры килүен тикшерү мәсьәләләре каралды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров үткәрде.

Чарада министрлык белгечләре һәм «АЛМ Системалары»ның сертификацияләү органы аудиторлары катнашты

Киңәшмәдә катнашучылар урман идарәсенә һәм Министрлык һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эчке тәэмин итү чылбырына карата тикшерү үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аудит буенча чаралар 18-22 ноябрь көннәрендә планлаштырылган. Экспертлар Алабуга, Ары, Нурлат урманчылыкларында, Алабуга, Ары, Нурлат урман хуҗалыкларында булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Урман эталоны» ирекле урман сертификациясе – урманнар белән җаваплы идарә итү системасы, ул халыкара танылган таләпләргә һәм иң яхшы тупланган илкүләм практикаларга нигезләнә.

Система агач әзерләүнең законлылыгын, югары социаль һәм экологик таләпләрне үтәүне, тәэмин итү чылбырының бөтенлеген, макулатура һәм икенчел агач материалларын куллануны контрольдә тота, шулай ук климат үзгәрешләренә каршы көрәшкә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International