Татарстан Республикасында урман янгын сүндерү техникасын һәм җиһазларын кышкы саклауга кую эше төгәлләнде

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының II һәм III типтагы урман янгын сүндерү станцияләрендә урман янгын сүндерү техникасын һәм янгынга каршы җиһазларны кышкы саклауга кую эше төгәлләнде. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылды.

«Техниканы кышкы саклауга куяр алдыннан аның торышы тикшерелде, техник хезмәт күрсәтү башкарылды. Бу машиналарның һәм җиһазларның 2025 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына кадәр саклануын гарантияли», – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.

Аның сүзләренә караганда, шулай ук янгынга каршы җиһазларга һәм инвентарьга карата да инвентаризация үткәрелгән.

«Аның нәтиҗәләре буенча кирәкле материаллар һәм җиһазлар сатып алыначак», – дип өстәде Әнәс Сөнгатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International