Питрәч районының «Алгоритм» технологик лицее» МБМУ базасында «Укучыларның һөнәри ориентациясе һәм һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итүнең республика практикасы: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» V Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда «Ф.А.Сафин исемендәге Шәле УББМ» МББУ «Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Презентация барышында Камил Гыйззәтов һәм Ильяс Зәйнетдинов биология укытучысы Наилә Җәләлиева җитәкчелегендә «Укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру формасы буларак мәктәп урманчылыгы эше» проектын тәкъдим иттеләр. Укучылар мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар һәм акцияләр, шулай ук 2024-2025 уку елына планнар турында сөйләделәр.