Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Зәлина Гәрәева «Галимнәрнең яңа буыны: ачышлар территориясе» халыкара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләр рәтенә кергән. Ул «Үсемлекләр үстерү өчен җайланма» проекты өчен I дәрәҗә диплом белән билгеләнгән.
«Галимнәрнең яңа буыны: ачышлар территориясе» халыкара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы 2024 елның октябрь-ноябрь айларында 5 номинациядә «Иң яхшы тезис», «Иң яхшы фәнни мәкалә», «Иң яхшы әдәби күзәтү», «Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» һәм «Иң яхшы чыгарылыш квалификация эше» номинацияләрендә үткәрелгән. Конкурска барлыгы 347 эш кергән.
Котлыйбыз!