«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре ликвидлы булмаган агачларны җыю эшен алып бара

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

«Аксубай урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре ликвид булмаган агачларны җыю эшләрен башкаралар. «Бүгенге көнгә ликвид булмаган агач 11,4 гектар мәйданда җыелды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Бүгенге көндә чаралар Чабаксар һәм Ибрай кишәрлекләре урманчылыклары территориясендә үткәрелә, анда 15 кеше катнаша».

Аның сүзләренә караганда, быел ликвид булмаган агачны җыю 15 гектар мәйданда планлаштырылган.

Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International