Макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды. Яңа рекорд куелган – барлыгы 144 мең тонна кәгазь калдыклары җыелган, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк.
Татарстан Республикасы ил төбәкләре арасында алтынчы урынны алды. Татарстанлылар эшкәртүгә 179 тоннадан артык макулатура тапшырганнар.
«БумБатла»га ярдәм йөзеннән Россиядә 700дән артык интерактив белем бирү чарасы уздырылган. ЭКОдәресләр, мастер-класслар, кәгазь фестивальләре һәм калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү объектларына экскурсияләр – волонтерлар төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен йомык цикллы икътисад принциплары белән таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, «БумБатл» макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән бишенче ел рәттән узды. Масштаблы инициативада илнең 89 төбәгеннән 3 млн. артык кеше катнашкан. 2023 елдан проектны оештыруда «Экосистема» Бөтенроссия иҗтимагый экологик хәрәкәте катнаша. «БумБатл»ны уздыру дәверендә анда 8,9 млн. артык кеше катнашкан, алар 305 мең тоннадан артык макулатура җыйганнар.