Рослесхозда урман янгыннары буенча зоналаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында киңәшмә узды, анда урман янгыннары буенча зоналаштыру мәсьәләләре каралды.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының төбәк идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм  «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.

Утырышта докладлар белән урман хуҗалыгының төбәк идарә органнары вәкилләре чыгыш ясады.

Аерым алганда, Рәис Гомәров Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының «Урман фонды җирләрен урман янгыннарына каршы зоналарга бүлү турында» 11.03.2024 ел, №117 боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә янгын куркынычы мониторингы 1221,6 мең га мәйданда авиация ысулы һәм 10,6 мең га мәйданда җир өсте ысулы белән башкарыла, дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International