Бүген Министрлыкта алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар. Видеоконференция режимында узган утырышта министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Рәис Гомәров урманнарны саклау һәм яңадан торгызу, түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләләренә тукталды.
Илгизәр Зарипов башкарылган урман торгызу эшләре һәм санитар-савыктыру чаралары йомгаклары турында сөйләде.
«Урман хуҗалыкларына билгеләнгән срокларда санитария-савыктыру чараларын һәм авария хәлендәге агачларны җыештыру эшләрен үткәрергә, шулай ук Министрлыкның урман фондын саклау секторына хисапларны вакытында тапшырырга кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.