Лубян урман-техник көллиятендә уку төркемнәренең ир-ат командалары арасында баскетбол ярышлары узган

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Шулай итеп, бу атнада көллияттә уку төркемнәренең ир-ат командалары арасында баскетбол ярышлары узган.

Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны 31 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 23 нче бакча-парк төркеме җыелмасы, өченчедә – 13 нче бакча-парк төркеме.

Элегрәк спартакиада кысаларында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ мини-футбол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International