Урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча Федераль штаб утырышында 2024 елгы урманнарда янгын куркынычы сезоны йомгаклары буенча фикер алыштылар

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Утырыш барышында 2024 елгы урманнарда янгын куркынычы сезоны йомгаклары, урман фондын авиация патруле ярдәмендә күзәтү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган чаралар һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар каралды.

Ел башыннан Россиядә 10,2 мең урман янгыны теркәлгән, янгын узган мәйдан 7,8 млн.га тәшкил итә. 2024 елның 21 ноябренең 00:00 сәгатенә Россия Федерациясе территориясендә Яһүди автономияле өлкәсе территориясендә 75 гектар мәйданда 1 урман янгыны гамәлдә булган, аның буенча актив сүндерү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International