Чирмешән урман хуҗалыгы белгечләре сайланма санитар кисүләр үткәрә

2024 елның 22 ноябре, җомга

«Чирмешән урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре сайланма санитар кисүләр үткәрә. «Хәзерге вакытта мондый эшләр Чирмешән урманчылыгының Светлогорск кишәрлегенең 12 нче кварталында башкарыла, 10 кеше эшли, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Дәүләт йөкләмәсе буенча, быел сайланма санитар кисүләр 15 гектар мәйданда башкарылырга тиеш».

Исегезгә төшерәбез, сайланма санитария кисүләре өлешчә тотрыклылыгын югалткан утыртмаларны сәламәтләндерү, аларның максатчан функцияләрен торгызу, кәүсәдәге корткычлар һәм куркыныч йогышлы авыру учакларын локальләштерү һәм бетерү максатларында үткәрелә. Сайланма санитар кисүләр вакытында корыган, кибә торган, авырулар белән зарарланган, корткычлар белән тулган агачлар, шулай ук башкача зарарланган агачлар киселә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International