КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары «Садовник» яңа белем бирү программасы буенча укыйлар

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

«Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары «Садовник» яңа белем бирү программасы буенча укыйлар. Программа яшелләндерү, ландшафт дизайны, шулай ук бакча үсемлекләрен карау белән нәтиҗәле шөгыльләнә алачак квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.

Һөнәри белем бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мондый отрядлар составында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазыйфалары буенча студент отрядларында катнашучыларны түләүсез нигездә һөнәри белем бирүнең төп программалары буенча укытуга грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә грант бирү кагыйдәләрен раслау турында»  2021 елның 9 июнендәге 876 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International