Республикада программа кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган 7 бинада ремонт эшләре тәмам

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 7 бина ремонтланып беткән. Эшләр иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә республика программасы кысаларында башкарылган.

«Барлыгы 70,5 миллион сум күләмендә финанслау каралган иде. Бу акчаларга Әгерҗе, Биләр, Болгар, Зәй, Шәһәр яны, Минзәлә урманчылыкларында һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгында 7 объект ремонтланды», – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев.

Аның сүзләренә караганда, бинаның торышына карап эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, электр белән тәэмин итү, җылыту, янгын сигнализациясе системаларын ремонтлау һәм башкалар башкарылган.

«2025 елга 9 объектны ремонтлау планлаштырыла», – дип өстәде Нияз Имамиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International