Россиядә VI Бөтенроссия экологик диктанты старт алды

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Бүген Россиядә VI Бөтенроссия экологик диктанты старт алды. Традицион рәвештә чара онлайн-форматта  https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда узачак.

Быел диктант 2024 елның 25 ноябреннән 8 декабренә кадәр үткәреләчәк. Үз белемнәрен теләгән һәркем тикшерә ала.

Диктант сораулары катнашучының категориясенә карап катлаулылык дәрәҗәсе буенча аерыла һәм катнашучыларның экологик грамоталылыгын тикшерүгә түбәндәге тематик блоклар буенча юнәлдерелгән: калдыклар, су, һава, климат, урман, флора Һәм фауна, Арктика, Байкал, Кызыл китап, экологик туризм.

Исегезгә төшерәбез, диктантны Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы ярдәмендә «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» бүлекчәсе, «Федераль өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру үзәге» өстәмә белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе оештыра. Проект экологик тәрбияне, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Тулырак белешмәләрне биредә белергә мөмкин: https://экодиктант.рус/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International