Лениногорск урман хуҗалыгы 615 кг орлык әзерләгән

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

«Лениногорск урман хуҗалыгы» ТР ДБУ 615 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары җыелган. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган.

Шул исәптән сабакчалы имән орлыгы – 300 кг, иенке каен орлыгы – 300 кг, ланцет корычагачы орлыгы 15 кг җыелган.

«Дәүләт йөкләмәсе буенча барлыгы 615 килограмм орлык әзерләргә кирәк иде, план үтәлде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков. – Бүгенге көндә орлыклар Татарстан Республикасының Урманны саклау үзәгендә тикшерелә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International