2024 ел башыннан Урманны янгыннан саклау үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 413 мөрәҗәгать алынган

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

Ел башыннан бирле урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) төбәк диспетчерлык хезмәтенә 43 мөрәҗәгать кергән. Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 29 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 341 хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International