Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр урман профилендәге һөнәрләр турында белделәр

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск районының А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның «ЮНЭК» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман һөнәрләре дөньясында» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – укучыларны урман профиле һөнәрләре белән таныштыру, урман һәм аның байлыклары турындагы белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү.

Оксана Горбатенко балаларга «урманчы», «урман хуҗалыгы инженеры», «урман патологы» һ.б. һөнәрләр турында сөйләгән.

Соңыннан ул Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартларына тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International