Лубян урман-техник көллияте студентлары Бөтенроссия экология диктантында катнашты

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Бөтенроссия экология диктантында катнашты. Барлыгы 200 кеше үз белемнәрен сынады.

Исегезгә төшерәбез, быел экологик диктант 2024 елның 9 декабренә кадәр үткәреләчәк. Традицион рәвештә чара онлайн-форматта  https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда уза.

Чараны оештыручылар булып «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» берләшмәсе, «Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыру федераль үзәге» МБ ФДБМУ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International