Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды.
Килү белән ул Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә яңа йортны ачу тантанасында катнашты. Әлеге йорт «Алексеевскдорстрой» ААҖ торак программасы буенча төзелгән. Йорт заманча балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган, иркен ишегалды территориясе, тротуарлар һәм эскәмияләр бар.
Йортны ачу тантанасында шулай ук VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов һәм башкалар катнашты. Алар яңа йортта яшәүчеләрне өй туе белән котладылар һәм мондый программаларның районны үстерү һәм анда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Чарадан соң Равил Кузюров район хәрби комиссариаты бинасын карап чыкты һәм авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты кысаларында АСК хезмәтчәннәрен котлады.