Арча районының Лесхоз урта мәктәбенә караган «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Һәр кошчыкка – үз җимлеге» дигән экологик акция үткәргән. Аның кысаларында укучылар мәктәп территориясендә 27 кош җимлеге элеп, аларны тәмле ризыклар белән тутырганнар.
«Кошларны ашату кыен түгел һәм бу аларга кыш көне исән калырга ярдәм итәчәк. Без көн саен җимлекләребезне тулыландырачакбыз», – дип билгеләп үтте берләшмә әгъзасы Самир Зиннәтуллин.