«Мамадыш урман хуҗалыгы» ТР ДБУда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында базислы урман питомникларында үстерелгән утырту материалын инвентаризацияләүгә йомгак ясалган.
«Инвентаризация быел көзге чорда үткәрелде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Рафаил Мөбарәкшин. – Аның нәтиҗәләре буенча белгечләр тарафыннан 1,3 миллион данә стандарт утырту материалы үстерелгәнлеге билгеле булды. План 62% арттырып үтәлде».
Аның сүзләренә караганда, шул исәптән нарат чәчкеннәре үстерелгән – 400 мең, чыршы – 770 мең, карагай – 24 мең, имән – 61 мең, каен – 27 мең, юкә – 4 мең.
«Ябык тамыр системалы утырту материалы җитештерү яңалык булды, – дип өстәде Рафаил Мөбарәкшин. – Быелгы нәтиҗәләр – 18 мең нарат чәчкене. Без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез».
Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.